Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2020, 00:10

Күчмә зоопаркны кертмәячәкбез!

Уфа буенча эш сәфәре вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров Менделеев урамында күчмә зоопарк күргән.

Ул төбәктә мондый объектларны "бетерергә" һәм Уфада зоопарк булдыру өстендә эш башларга кушты.

- Мин үз Хакимиятемнән атна эчендә тәкъдимнәр тапшыруларын, күчмә зоопаркның нәрсә икәнен җентекләп өйрәнүне үтенәм. Мин беләм, федераль дәрәҗәдә дә мондый төрдәге тыюлар һәм омтылышлар ишетелә, чөнки анда хайваннарга, чынлап та, бик авыр. Без монда барган процесслар өчен җавап бирәбез: без үзебезнең оештыру, административ, пропаганда чаралары белән аларны монда кертмәү җаен карарга тиеш. Бу эшне эшләргә кирәк. Цивилизацияле илләрдә мондый нәрсә юк инде. Анда хайваннарга бик начар - зур аю өч квадрат метрда утыра икән, бу, әлбәттә, бик начар. Безнең республикада хайваннарга карата андый хәл булырга тиеш түгел, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Уфада зоопарк төзү белән шөгыльләнәчәк проект офисы төзергә кушты.

"Бу - бик зур, күләмле эш. Ул бер елга гына түгел, ким дигәндә дүрт-биш елга исәпләнәчәк", - дип ассызыклады ул.

Фото: 911-seoweb.kazakh.ru
Читайте нас: