Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2020, 13:01

“Бункерда качып ятучылар” да коронавирус йоктырачак

Көзен коронавирус йоктыру очраклары артачак, әмма ул кадәр куркыныч булмаячак, дип фаразлый Пастер исемендәге микробиология һәм эпидемиология гыйльми-тикшеренү институты директоры Арег Тотолян.

Көзен отпусклар вакыты тәмамлана, уку елы һәм эш чоры башлана. Димәк, кешеләрнең бер-берсе белән якыннан аралашуы артачак, дип исәпли эксперт.
“Иртәме-соңгы, барысы да үзләренең “бункер”ыннан чыгачак. Әмма көзен чир авыррак үтәргә дә мөмкин, – ди галим. – Бу вирус үзгәрүгә бәйле түгел. Бу өйләрендә генә яткан, калганнар белән артык аралашмаган, чирне үткәрмәгән һәм пассив иммунизация алмаган кешеләргә кагыла”.
Шулай да яз көнендәге кебек күп итеп чирләү очраклары булмаска тиеш дигән фикердә Тотолян. “Чөнки җайлап кына булса да, коллектив иммунитет барлыкка килә, – ди ул. – Халыкның ким дигәндә 60-70 процентында иммунитет барлыкка килгәнче эпидемия дәвам итәчәк. Шуңа чирдән качып котылып булмас, мөгаен”.
Тотолян фикеренчә, әле коронавируска каршы иммунитет барлыкка килүнең ике генә юлы бар: я чирләп терелергә, я вакцина ясатырга.

Чыганак: www.interfax.ru

Фото: radarmedia.net
Читайте нас: