Үсеш темпы 0,5 процент тәшкил итә, 7 көн эчендә уртача — 3,7 процент.
Стационарда 253 кеше дәвалана, 21 пациент авыр хәлдә, шуларның дүртесе ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Амбулаториядә 1196 кеше дәвалана. Пандемия башланганнан бирле республиканың 25 кешесе вафат булды.
Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, COVID-19 авыруыннан төбәктә 1619 пациентның дәваханәдән тыш пневмониясе диагнозланган. Бу гомум санның 22,5 процент дигән сүз.
Көн саен республикада үпкә ялкынсынуның 60-70 очрагы теркәлә. Белгечләр моны тикшеренүләрнең артуы белән аңлата. Еш кына үпкәләренең эшчәнлеге бозылган пациентларга нәкъ менә «дәваханәдән тыш пневмонияләр» диагнозын куялар, шул ук вакытта коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәтә.
Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанның 84 кешесенә «дәваханәдән тыш пневмония» диагнозы куелды. Шул ук вакытта сәламәтләнүчеләр саны арту тенденциясе актив бара — соңгы вакытта көненә 130 кеше. 12-13 августта 134 кеше сәламәтләнгән.