Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 август 2020, 21:50

Куштауга ни булган?

Соңгы ике атнада Куштау тавы янында ыгы-зыгылар тынмый. Республика Башлыгының аны “Сода” җәмгыятенә чимал итеп эшкәртергә бирүе кайберәүләрдә ризасызлык тудырды.

Ике атна инде Куштау янында палата лагере эшли, кешеләрдән торган тере коридор машиналарны Куштауга якын җибәрмәскә тырыша.Бүген Куштау янында өч меңләп кеше җыелып, Башкортстан “Сода” компаниясен яклашып флешмоб оештырган. Алар республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелган.
Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та бу уңайдан үз фикерен белдерде. “Куштауны эшкәртәчәкләр, - диде ул. – Мин Стәрлетамак шәһәрендә меңләгән кешенең эшсез калуына юл куя алмыйм. Әгәр бүген Куштауны “Сода”га бирмәсәк, Стәрлетамак берничә ел ыштансыз утырачак”...
66 цехта эшләүче мастер Павел Лазарев әйтүенчә, Куштау тау буларак калачак, чимал кариес алымы белән сак кына алыначак. Урындагы халык өчен аның бер куркынычы да юк, анда тыныч кына ял итеп булачак.
Читайте нас: