"Менә шундый корылмалар ярдәмендә хатын-кызларга маммография үтәр өчен хәзер шәһәрләргә барырга кирәк түгел, ә табиблар үзләре аларга бара. Шулай итеп, без медицинаны халыкка якынайтабыз", дип белдерде Радий Хәбиров.Республика башлыгы ассызыклавынча, күкрәк яман шеше зур проблема, әмма ул беренче стадияләрдә ачыкланса, уңышлы дәвалана.
Быел Башкортстан "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында, барлыгы 162 миллион сумга 8 күчмә маммография кабинеты сатып алды. Шундый биш мобиль маммограф медицина хезмәткәрләренә быел июльдә тапшырылган иде.