Төбәк Башлыгы Куштауны яклаучылар белән очрашты. Бу көннең иң төп нәтиҗәсе – экоактивистлар белән килешүгә ирешелде. “Бүген БСК да таудан китә, сез дә, - дип белдерде Радий Хәбиров. – Мин, Куштау буенча конкрет компромисслы карарга киленмичә торып, тауга беркем дә кермәячәк, дип вәгъдә бирәм”.
Моннан тыш, төбәк Башлыгы Стәрлетамак шиханнары буенча җәмәгатьчелек советы оештыру кирәклеге турындагы тәкъдимне хуплады һәм экоактивистларны советның беренче утырышына чакырды. Радий Фәрит улы шулай ук тауны яклаучыларның “Сода” компаниясе Куштауда үзләреннән соң калдырган барлык чүп-чарны җыештырып, алып китәргә тиеш дигән таләбе белән килеште.
17 август көнне БР Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров үткән ялларда Куштауда булып үткән хәллләргә бәя бирде:
-Үткән атнада Башкорт сода компаниясе, алдан килешүләргә ярашлы рәвештә, Куштауда эшләр башларга тырышып карады. Ләкин тауны яклаучылар тарафыннан көчле каршылыкка очрады. Боларның барысы да ярыйсы ук көчле бәрелешкә әйләнде. Кешеләр дә зыян күрде, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә – аларның икесе дәваханәгә эләкте. Беркемгә кирәкмәгән зур ыгы-зыгы булды. Миңа анда юлланырга туры килде. Куштауда таралышырга, тауны азат итәргә һәм арытабан нишләргә кирәклеге турында уйларга дигән карарга килдек. Без бер-беребезне ишеттек. Тагын бер кабатлыйм: компромисслы карарга килмичә торып, тауга беркем дә юлланмаячак. Туристларга – әйе, килергә була, ә БСК техникасына – юк. Цивилизацияле нормаль аралашу яссылыгына күчәргә кирәк. Куштаудагы хәлләр – ул безнең хакимиятнең җитешсезлеге һәм ваемсызлыгы. Кешеләрнең фикерләрен игътибарлырак өйрәнергә, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуын аңларга иде.
Куштау мөһимрәкме, содамы?
Куштау Уфадан – 140, Стәрлетамак шәһәреннән 18 чакрым читтә урнашкан. Башкорт сода компаниясенең Куштауны сода җитештерү өчен чимал чыганагы итәргә планлаштыруы турында күпләр хәбәрдардыр. Әлбәттә, компаниянең бүген – үз планнары, үз максатлары, үз проблемалары. Шушы хәлләр уңаеннан Дәүләт Җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, БСКның бүген стратегик предприятие булуын, республикада һәм гомумән илдә җитештерүләр чылбырының аның продукциясенә бәйле булуын беркем дә инкаръ итми. “БСК – зур завод, анда меңнәрчә кешеләр эшли, - диде спикер. - Безгә сода җитештерү буенча эшчәнлекне берничек тә туктатырга ярамый, бу икътисадка сизелерлек удар булачак, аны барысы да сизәчәк. Шуңа күрә чимал проблемасын барыбер хәл итәргә туры киләчәк”.
Анысы шулайдыр. Ләкин кешеләрнең бай тарихы булган, «GEOSITES» Бөтендөнья әһәмиятендәге геологик мирас исемлегенә кертелгән, битләвендә “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр үскән Куштауны ничек бар, шул килеш – республика күрке итеп - саклап калырга тырышуын да аңларга була.
Әле 2019 елда ук Башкортстан галимнәре үзләренең төбәк Башлыгына юллаган мөрәҗәгендә Куштауны тулысынча өйрәнеп бетми торып, анда бернинди эшләр башламауларын үтенгән иделәр. Мөрәҗәгатьтә болай да диелде: “Сирәк очраучы, Куштау территориясендә яшәүче җәнлекләр Стәрлетамак һәм Ишембай районнарының барлык сирәк очрый торган җанварларының - 50 %, Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән җәнлекләрнең 20 % тәшкил итә”.
Мәсьәләне сөйләшеп хәл итәргә кирәк
Бу урында 15 август көнне Куштау битләвендә 3 меңләп кешенең, Башкорт сода компаниясен яклап, флешмоб оештырулары турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Акциядә катнашучылар теләкләрен түбәндәге сүзләр белән белдерде: “Заводка - “Әйе!”, БСКга – “Әйе!”, Куштау чимал базасына – “Әйе!” дибез.
“Сода” җитәкчелеге брифинг үткәрергә һәм Куштау шиханын эшкәртергә рөхсәт бирүче документларны җәмәгатьчелек игътибарына чыгарырга планлаштыра. Бу хакта Радий Хәбиров активистлар һәм экология яклаучылары белән очрашуда бәян итте.
Куштау язмышы беркемне дә битараф калдырмады – дин әһелләре, спортчылар, сәнгать кешеләре һәм башкалар – һәркем үз фикерен әйтергә, үз позициясен белдереп, бу четерекле мәсьәләне дөрес хәл итүдә катнашырга омтылды. Мәсәлән, рухи лидерларның берсе, Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы Айнур Биргалин Радий Хәбиров белән очрашуда Куштау белән бәйле хәлләргә карата болай дип белдерде:
- Куштау белән бәйле хәлләрне сәяси вакыйгага әйләндерүләрен күреп, кәефем төшә, - диде ул. – Дин кешесе буларак, без барлык кешеләр турында да уйларга тиешбез: әлеге очракта Стәрлетамак халкы турында да. Предприятиене саклап калырга кирәк, югыйсә, тулы бер шәһәр шиңәчәк, ә кешеләр лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Шул ук вакытта Куштауны яклаучыларны да ишетергә тиешбез. Алар – актив яшьләр, андыйлар белән таулар актарырга, әллә никадәр файдалы эшләр башкарырга була. Бары тик бу мәсьәләне дөрес хәл итәргә генә кирәк. Мин бу низагны кискеләштерү ягында түгел. Массакүләм тәртипсезлекләр – безнең юл түгел. Республиканың демонстрацияләр басуына әйләнүен теләмәс идем. Барчабыз бергә гомум өстәл артына утырып, сөйләшүләрне тыныч хокукый яссылыкта үткәрергә кирәк.
Шулай итеп, дүшәнбе көнне кичке якта Куштау проблемасы турында уртак бер фикергә, конкрет бер килешүгә килергә дип, төбәк башлыгы бер төркем активистлар белән очрашты. Ике сәгатькә сузылган очрашуда сүз Куштау язмышы, проблеманы хәл итү юллары турында барды. Нәрсә турында килештеләр соң? Иң мөһимнәре түбәндәгеләр:
Компромисска килми торып, Куштауга беркем дә керми; Үзара тиргәшүдән туктарга һәм цивилизацияле аралашуга күчәргә; Репрессияләр булмаячагы турында ныклы вәгъдә бирелде; Куштау хәлләре белән кызыксынган барлык кешеләр прокуратурага видеоматериаллар һәр шаһит күрсәтмәләре юллый ала; Куштау хәле РФ Генераль прокуратурасы контролендә; Әйе, Куштау безгә тагын бер кат җитди мәсьәләләрне халык белән киңәшләшеп, киң җәмәгатьчелек фикеренә колак салып хәл итәргә кирәклеген искәртте. Республика Башлыгы шәхсән үзе барып, дөрләп барган конфликт учагын сүрелдерүгә иоеште. Ләкин әлеге очрашуга, халык белән сөйләшүгә “Сода” җитәкчеләренең килмәве аптыратты. Иң элек алар янып йөрергә, хәлне аңлатырга, уртак тел табарга тырышырга тиештер, ләбаса!
Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Илгиз Солтанморатов та Куштау белән бәйле хәлләр уңаеннан үз фикерен белдерде: “Шәхсән минем үземә әлегә кадәр хәллләрне нормаль итеп аңлата алмаган Башкорт сода компаниясенең оятсыз позициясе ошамый. Мин үзем Стәрлетамакта туып-үстем. Шәһәрне барлыкка китерүче предприятие буларак “Сода” элек ничек иде дә һәм әле нинди – икесе ике төрле күренеш. Дөрес, алар республикага зур суммалар һәм салымнар түли. Ләкин “Сода”га халыкка йөз белән борылып, барысын да аңлатырга кирәк иде. Менә нәрсә җитми”.