Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2020, 19:25

Мостай Кәрим урамында ремонт дәвам итә

Уфада «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Мостай Кәрим урамын капиталь ремонтлау дәвам итә. Подрядчы оешма юл эшләренә узган ел кереште һәм бу елның октябрендә тәмамларга планлаштыра.


1,2 чакрым озынлыктагы участокта проект тарафыннан эшләрне тормышка ашыруның дүрт этабы каралган: Коммунистик урамыннан Чернышевский урамына кадәр, Чернышевский урамыннан Достоевский урамына кадәр, Достоевский урамыннан Революционная урамына кадәр, аннан Иван Якутов исемендәге парк территориясенә кадәр. Барлык этапларда да юл-ремонт эшләре бер үк вакытта билгеләнгән график нигезендә алып барыла.

Подряд оешмасы вәкилләре әйтүенчә, әлеге вакытта 1, 2, 3 этапларда яңгыр канализациясе лотоклары урнаштырылган. Тротуарларда брусчатка, 1, 3 һәм 4 этапта асфальтның түбән катламы җәелгән, түбән һәм югары катлам – 2 этапта. Машиналар йөри торган участокта люклар алыштырылды, кабель линияләре сузылды.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Mostay-K-rim-uraminda-remont-d-vam-it-424869/
Читайте нас: