Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2020, 13:55

Уку елы башы кичектерелерме?

Дәүләт думасы депутаты Василий Власов (ЛДПР) Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка уку елын 1 октябрьгә күчерү турындагы тәкъдимен юллаган. Бу хакта РИА Новости документка сылтанып хәбәр җитә.

Парламентарий мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта махсус белем бирү учреждениеләрендә уку елы башын бер айга кичектерергә тәкъдим итә. Чөнки көн саен илдә 5 меңгә якын яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары һаман теркәлә бирә.
Власов фикеренчә, бу чара социаль элемтә очракларының кисәк артуына юл куймаячак. Аннары, уку елы башын күчерү балалар һәм аларның ата-аналарына шул вакыт эчендә тестлар үтәргә мөмкинлек бирәчәк, медицина инфраструктурасына да зур нагрузка булмаячак, ди Власов.
11 августта Русия мәктәпләрендә дәресләр 1 сентябрьдә башланачак дип хәбәр ителде. Әлбәттә, саклану чараларын үтәп. Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, битлекләр кию мәҗбүри булачак, физкультура дәресләре исә саф һавада үтәчәк. Массакүләм чаралар исә мәктәпләрдә 2020 ел ахырына кадәр тыелган.
Әмма бу тәкъдим генә. Русия мәктәпләре һәм вузлары 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачачак. Марттан бирле изоляциядә ятып арыган, дистанцион белем алудан тәмам туйган укучылар һәм студентлар, бәлки, белем учакларын сагынып килер.
Читайте нас: