Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 август 2020, 13:50

Чиста булсын, саф булсын!

Башкортстанда Бөтендөнья чисталык көненә әзерлек башланды.

2020 елның сентябренә «Яшел Русия» Бөтенрусия экология өмәсен үткәрү планлаштырыла, анда Русия Федерациясенең 85 субъекты катнашачак. Акция барышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла. Башкортстанда акция 19 сентябрьгә билгеләнгән.
- Дата очраклы гына сайланмаган, нәкъ менә 19 сентябрьдә «Бөтендөнья Чисталык көне» #2020 оештырыла, анда республика инде өченче ел катнаша. Җәмәгать институтларын, бизнесны, муниципаль берәмлекләрне, дәүләт органнарын, халыкны бер командага берләштереп, төбәгебезне чистарак итәчәкбез, - дип сөйләде Башкорстан Экология министрлыгының җыелма-аналитик бүлеге башлыгы Ринат Фәтхуллин. - Башкортстан, гадәттәгечә, чарада катнашучылар саны буенча алда бара. Ел саен анда 130 меңнән артык кеше катнашты. Быел, пандемия белән бәйле рәвештә, локаль җыештыру эшләренә басым ясаячакбыз.
Бөтендөнья Чисталык көне - ул чүп-чарга каршы көрәшкә юнәлтелгән, ел саен үткәрелә торган чараларның социаль программасы. Табигать территорияләрен: урманнарны, аланнарны, сулыкларны чистартуга басым ясала, анда калдыкларны аерым җыю оештырыла. Моннан тыш, катнашучылар агарту акцияләре үткәрә, калдыклар белән эш итүнең заманча системасын алга этәрә, аерым җыю һәм эшкәртү, экологик яшәү рәвешен пропагандалый.
Муниципаль берәмлекләр хакимият башлыкларына әзерлек эшләрен башларга, зур күләмле агачлар утырту өчен территорияләрне билгеләргә, инвентарь, утырту материалы һәм грунтны җитәрлек күләмдә тәэмин итәргә, махсус техника җәлеп итүне оештырырга, мәгълүмати ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителде.
Фото: "Башинформ"
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: