“Мин сүз йөрткән компания акцияләренең контроль пакеты шәхси кулларда. Акчалар үсешкә инвестицияләнми, төбәктә калмый”, – диде ул хөкүмәттә узган киңәшмәдә.
Путин белдерүенчә, 45 миллиард керемнең нибары 2,5 миллиард сумы инвестицион максатларга тотынылган. Акчалар кая дигән сорауга ил лидеры үзе җавап бирә: “Акчалар офшорларда”.
“Тәү чиратта кешеләр, эш урыннары һәм социаль өлкә турында уйларга кирәк. Ә инде бу очрактагы бернинди контрольсез акчалар суыру – бик күңелсез нәрсә”, – диде Русия Президенты.
Дәүләт башлыгы хөкүмәткә һәм республика җитәкчелегенә бу четерекле мәсьәләне җентекле өйрәнергә һәм проблеманы хәл итү юлын тәкъдим итәргә йөкләмә бирде. Ул шулай ук прокуратурага дәүләт активлар өстендәге контрольне югалтуга китергән килшүне тикшерергә боерды.
“2013 ел башында “могҗизалы рәвештә” компанияне берләштерү аша дәүләт өлеше контроль өлештән азая да куя. Дәүләттә 62% акцияләр булса, кинәт кенә бу өлеш 38% тәшкил итә. Нәтиҗәдә компания эше өстенлекләре кискә үзгәргән”, — ди Владимир Владимирович.
“Бу вакыйгага игътибар иткән, урындагы хәлләргә карата шик белдергән кешеләр хаклы дип уйлыйм”, – диде ил башлыгы.