Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август 2020, 23:45

Пенсия фондын бетермәкчеләр

«Гадел Русия» лидеры Сергей Миронов Русия Пенсия фондын бетерергә тәкъдим иткән

Исап палатасы фонд эшчәнлегенең җитешсезлекләрен әйткәч, шундый фикергә килгән ул. Менә аның сүзләре:
«Дәүләт бюджеты белән пенсионерлар арасында арадашчы гына булган Пенсия фондын бетерергә кирәк дип саныйбыз". Аның фикеренчә, штат, офислар һәм инфраструктурага киткән чыгымнар үзен акламый.
"Русия пенсионерларына бу сыйфатсыз эш бик кыйммәткә төшә. Әгәр Пенсия фонды шундый коточкыч хаталы эшли икән, халыкның пенсия өлешенә кереп, мәгълүмати база өчен нигә шулкадәр акча түгәргә? Әзер инфраструктурадан һәм шул ук Федераль салым хезмәте базасыннан файдалану отышлырак булачак", - дигән Миронов.
Читайте нас: