"Мин бу күперне студент елларыннан бирле хәтерлим. Вакыт булганда, кичләрен йөрергә ярата идек Ә фотоаппаратлар булгач, фотога төшәргә дә ярата идек. Бигрәк тә Агыйдел күренешендәге кояш баткан чакны. Бу күпергә йөкләнеш елдан-ел арта бара, һәм узган ел без федераль ярдәм белән иске һәм яңа күперләр арасында төзелеш эшләрен башлап җибәрдек. Аның озынлыгы 680 метр, 3,75 метр киңлектә 3 полоса булачак. Күперләр буенча планнарыбыз һәрвакыт күп, аларның бер өлеше авария хәлендә. Булган күперләрне реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча федераль программа эшли башлар дип өметләнәбез, без республикада 162 күперне реконструкцияләүгә гаризалар җибәрдек.
Уфадагы күперләр - үзенчәлекле тарих: шәһәр ярымутрауда урнашкан, һәм безгә, ким дигәндә, өч күпер төзергә кирәк – Кузнецов затонында, Интернациональ һәм Көнчыгыш урамнары тирәсендә. Авария хәлендәге ике күпер – иске Затон һәм Шакша күперен ремонтларга кирәк. Кыскасы, планнар зурдан. Алга барабыз", - дип яза Радий Хәбиров.