- Элегрәк без аңлы рәвештә илдә иң түбән тарифларның берсен билгеләдек. Без моны нәрсә дә булса эшли башлау - контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, яңа техника сатып алу өчен эшләдек. Чүп-чарны даими чыгару оештырылган, әмма ул барыбер аз гына булса да аксый. Хәзер без бәяләрне икътисади нигезләнгән дәрәҗәгә күтәрүгә барабыз. Чөнки халык үзе җыйган чүп-чар чыгарылырга гына түгел, эшкәртелергә дә тиеш - моның өчен дә акча кирәк. Шуңа күрә без бәяләрнең күтәрелүенә юл куябыз. Бу эшне кешеләргә дә җентекле аңлатырга кирәк, — диде республика җитәкчесе.
Хәзер республикада көнкүреш чүп-чарын чыгаруга бәйле вәзгыятьне күзәтү өчен «RM: контейнер мәйданчыклары» мониторингы системасы булдырылган. Анда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторларның эше турында мәгълүматлар килә. Министрлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта чүп-чар чыгару фактларын фототеркәү һәм теркәү белән тәэмин итү 97 процентка җиткән.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бу төбәк операторы тарафыннан чүп чыгарган өчен түләү исәпләүнең идеаль схемасын оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә Башкортстанда чүп-чар чыгару өчен күпфатирлы йортта яшәүче бер кешедән - 70 сум, моңа кадәр чүп чыгару оештырылмаган ерак авылларда яшәүчеләр өчен 35 сум билгеләнгән. Каты көнкүреш калдыклары чыгару бәясе 96 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Ch-p-char-chigaruga-haklar-artirmi-433708/