Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 сентябрь 2020, 23:40

Судсыз да банкрот булып буламы?

Судсыз да банкрот булып буламы?Бүген бурычы булмаган кеше сирәктер ул, минем дә банкларга кайтарасы әҗәтем хәтсез. Тик эшемдә юк, ул бурычны кайтарып бирергә башкачыганагым да. Күптән түгел банкротлыкка кагылышлы ниндидер яңа закон кабул ителгән дип ишеттем. Шул хакта аңлатыбрак язсагыз иде. Илһам. Тәтешле районы.

Сүз 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк федераль закон турында барадыр дип уйлыйбыз. Ул гражданнарга, судка мөрәҗәгать итмичә, банкротлык процедурасын үтәргә мөмкинлек бирә. 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр бурычлары булган, үзләрен банкрот итеп белдерергә теләгән гражданнар күпфункцияле үзәкләр аша бушлай гадиләштерелгән банкротлык процедурасыннан файдалана ала.
Бу закон акча ягыннан кысынкы булган, керемнәре чикләнгән гражданнарга ярдәмгә килә, аларга түли алмаслык бурычлардан котылырга мөмкинлек бирә. Гадиләштерелгән мондый процедурадан файдалану өчен күпфункцияле үзәккә гариза бирергә, кирәкле документлар пакетын, гражданинга билгеле булган барлык кредиторларның исемлеген тупларга кирәк булачак.
Өч көн эчендә судтан тыш банкротлык процедурасы кузгатылуы турындагы мәгълүматлар банкротлык турындагы Бердәм федераль реестрга теркәлә. Шушы вакыттан алып бурычлар өчен штрафлар һәм пенялар язылмый. Процедура барган вакытта гражданин яңа займнар ала алмый, поручитель дә була булмый.
“Процедура кагыйдәләрен саклаган хәлдә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, ярты ел үткәннән соң гражданинның бурычлары өметсез дип табыла һәм сызыла. Әгәр банкротлык вакытында бурычлы кеше финанс хәлен яхшыртса һәм кредитор белән үзаллы исәпләшү мөмкинлеген тапса, процедура срогыннан алда тәмамлана”, - дип аңлатма бирә бу җәһәттән Бр Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.
Банкротлык алиментлардан, әхлакый зыянны, сәламәтлеккә һәм гомергә китергән зыянны каплаудан азат итми. Хезмәт хакын түләү һәм хезмәткәрләргә выходной пособие түләү буенча бурыч кала.
Гражданин судтан тыш тәртиптә үзен банкрот итеп яңадан ун елдан соң гына игълан итә ала.
Читайте нас: