Тәтешле хәбәрләре
+10 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2020, 00:10
Җылылык өчен ничек түләрбез?
Көннәр салкынайтты. “Йортларга тизрәк җылы бирсеннәр иде”, – ди күпләр.
Әмма, икенче яктан, ай ахырында җылы бирүнең кире ягы да бар.
Эш шунда: җылылык айның икенче яртысында гына бирелсә дә, норматив буенча тулы ай өчен түләргә туры киләчәк. “Йортларда гомум исәп приборлары торса гына факт буенча түләнә, – дип аңлата торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Шәнгәрәев. – Кагыйдә буенча, җылыны берничә көнгә генә бирсәләр дә, тулы ай өчен түләү кәгазе киләчәк”.
Бу халык файдасына түгел, әлбәттә. Җылыны я ай башыннан, я факт буенча түләтү яхшы булмас идеме ни?
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/ililik-chen-nichek-t-l-rbez-459120/
Фото: irkutsk.bezformata.com
Читайте нас: