Президент раславынча, 2021 елда Русия пенсионерларына түләүләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Президент бу хакта Кремльдә сенаторлар белән очрашуда белдерде.
“Бу 2021 елда фаразланган инфляциядән 1,5 тапкыр артыграк”, - дип хәбәр итә Владимир Путинның сүзләрен “Российская газета”.
Элегрәк Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр ителгәнчә, киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның уртача айлык пенсиясе 17 443 сум тәшкил итәчәк.