Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь 2020, 12:22

Табиблар җитмәү мәсьәләсен алдан хәл итәргә кирәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” төрендә чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

“Сәламәтлек сәгате”ндә катнашучылар коронавирус пандемиясе шартларында сәламәтлек саклау оешмаларының эше, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең торышы һәм үсеш перспективалары, шулай ук төбәктә компьютер томографиясе амбулатор үзәкләренең эшчәнлеге турында фикер алышты.

“Сәламәтлек сәгате”ндә медицина мәсьәләләре буенча халыкның мөрәҗәгатьләрен карадылар. Республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә начальнигы Елена Прочаковская, 2020 ел башыннан “Инцидент-менеджмент” системасы шундый 6681 мөрәҗәгать теркәгән, дип билгеләде. Төп темалар арасында — медицина учреждениеләренең ябылуы, белгечләр җитмәү, коронавирус белән көрәш.

Федоровка район дәваханәсе стационарында кайнар су булмау мәсьәләсен хәл итү өчен озак вакытлар кирәк булган, әмма белгечләр ярдәме белән төзелеш җитешсезлеге бетерелгән.

Шактый сораулар эш тәртибендә хәл ителә. Мәсәлән, БДМУның Уфа клиникасында компьютер томографиясен көтүче пациентлар өчен бина бүлеп биргәннәр, ә Салават балалар поликлиникасының офтальмология кабинетына белгеч җәлеп ителгән.

Радий Хәбиров медицина учреждениеләре җитәкчеләренә белгечләргә булган ихтыяҗларын анализларга һәм БДМУ өчен тиешле гаризалар формалаштырырга кушты. Аның билгеләвенчә, поликлиникаларда табиблар җитмәү һәм чиратлар мәсьәләсен, халыктан шикаятьләр көтеп тормыйча, системалы рәвештә хәл итәргә кирәк.

Фото: glavarb.ru
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: