Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2020, 20:40

Җир шары һәлакәткә якынаямы?

Атмосферага бүленеп чыккан зыянлы газларның яртысы планетаның иң бай кешеләре дип саналган 10 процент халыкка туры килә.

Димәк, байлар һаваны ныграк пычрата. Моны Oxfam мәрхәмәтлелек оешмасы тикшерүләре ачыклаган.
Байлар чиксез күп товар һәм хезмәтләр сатып ала, бу исә кешелек дөньясына климат һәлакәте белән яный. Чамадан тыш күп куллану климат кризисын тирәнәйтә, моның өчен ярлы халык белән яшь кешеләр үз сәламәтлекләре белән түли, ди Оешма белгечләре. Алар самолетлар, спорт автомобильләре һәм внедорожниклар кебек күп калдык бүлеп чыгару чыганагына салымны арттырырга чакыра.
Дөньяның иң бай һәм билгеле эшкуары Билл Гейтс атмосфераны пычрату нәтиҗәләре коронавирус нәтиҗәләре сыман үлемечле дип белдерде. Миллиардер якындагы дистә елларда климат һәлакәтен фаразлый.
Читайте нас: