Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 сентябрь 2020, 18:10

Министрның отставкага китүе хакмы?

БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин “Башинформ” белән әңгәмәсендә үзенең отставкасы хакындагы имеш-мимешләрне кире какты.

Моңа кадәр кичә, 28 сентябрьдә, берничә төбәк басмаларында ведомство җитәкчесенең вазифасыннан китә икән дигән сүзләр таралды.
“Юк, беркая да китәргә җыенмыйм. Якын киләчәктә тормышка ашырасы планнар бар әле”, – диде ул агентлык вәкиленә.
Вазифасыннан китә дигән хәбәрләр ни сәбәпле таралган дигән сорауга Максим Забелин “ниндидер көчләр безнең команда эшенә комачауларга тели” дип җавап бирде.
Максим Забелин Сәламәтлек саклау министрлыгын 2018 елның декабреннән алып җитәкли.
Читайте нас: