Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 октябрь 2020, 10:50

Үзизоляция режимы янә башланамы?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ветераннар һәм пенсионерлар белән очрашуда ветераннар оешмаларын, пенсионерларны берләштергән башка җәмгыятьләрне, өлкәннәрне санитар нормаларны үтәү буенча сигнал бирүләрен сорады

-Мин "Югары әзерлек" режимы турындагы указга үзгәрешләр кертәчәкмен, анда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үзизоляция режимына күчәргә тәкъдим итәм. Бу тыю түгел, ә үз сәламәтлегеңне сакларга дигән тәкъдим булачак. Бу бик мәкерле авыру, бигрәк тә өлкәннәр өчен. Шуңа күрә үзегезне саклагыз, - диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, планда чикләү чараларына да барырга туры киләчәк.

- Кешеләрнең концертларны һәм спорт чараларын сагынуын аңлыйм, әмма аларны бераз киметергә туры киләчәк, без көзге-кышкы эпидемиология чорын тыныч режимда узарга тиеш. Шуңа күрә гриппка каршы вакцинацияне тагын да активрак үтүегезне сорыйм, — диде Радий Хәбиров.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аңлатканча, гриппка каршы вакцинацияләүнең беренче этабы төгәлләнгән инде. Сишәмбе көнне 550 мең данә икенче партия вакцина алынды, ул республиканың медицина учреждениеләренә бүленәчәк һәм халыкның 60 яшьтән өлкәнрәк категориясе аны бушлай алырга мөмкин.

- Безнең дәваханәләр барлык вируслар белән көрәшкә әзер, әйдәгез, монда без медикларга бераз булышыйк һәм гриппка каршы вакцинацияне бердәм үтик, — диде төбәк Башлыгы.
Читайте нас: