Быел көзен республикадан 4 меңнән күбрәк кеше хәрби хезмәткә юлланачак. Аларның кайсыберләре фәнни роталарга, шул исәптән “Эра” технополисына да җибәреләчәк.
Әлбәттә, хәрби хезмәткә чакырылыш чаралары барысы да санитар-эпидемиологик таләпләрне күз уңында тотып башкарылачак. “Хәрби комиссариатларда, юлда барганда һәм хәрби частьлардә инфекцияне таратмау өчен бар чаралар да үтәләчәк”, – ди төбәкнең хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы полковник Рамил Хәйретдинов.
Хезмәткә чакырылучылар коронавируска экспресс-тест тапшырачак. Җыелыш пунктларында призывникларга шәхси гигиена һәм маскалар белән махсус контейнерлар биреләчәк.
Әйткәндәй, агымдагы елның октябрь-декабрь айларында хәрби хезмәткә чакырыш турындагы указга ил президенты Владимир Путин 30 сентябрьдә кул куйды. Указга ярашлы, быел хәрби хезмәткә ил буенча 128 мең кешене чакырачаклар. Документта шулай ук чакыру буенча хезмәт вакыты чыккан солдат, матрос, сержант һәм старшиналарны хәрби хезмәттән җибәрү турында да әйтелә.