Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 октябрь 2020, 13:55

3 көн ял көтелә

Мәгълүм булуынча, 11 октябрь – Башкортстан Республикасы көне.

Быел ул якшәмбегә туры килә. Шуңа эшләми торган көн дүшәмбегә – 12 октябрьгә күчерелә. Шул рәвешле, республикада яшәүчеләр 10, 11 һәм 12 октябрьдә – 3 көн рәттән ял итәчәк.
Әйткәндәй, Уфа хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Республика көнендә берьюлы 4 бәйрәм билгеләнәчәк. Алар – республика суверенитеты турындагы декларация кабул ителүгә 30 ел, Русия көне, Шәһәр көне һәм Салават Юлаевның тууына 266 ел. Соңгылары, коронавирус таралу сәбәпле, июнь аенда үткәрелмәде һәм көзгә күчерелгән иде.
Республика көнендә бар бәйрәм чаралары да эпидемиологик таләпләр нигезендә оештырылачак.
Читайте нас: