Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2020, 18:21

1 декабрьгә кадәр зур чаралар үткәрелмәячәк

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде."Барлык чараларны да диярлек 1 декабрьгә кадәр туктатырга, яки аз кеше катнашлыгында үткәрергә кирәк", — диде бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республиканың мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Лапшина, барлык театр-концерт залларында урыннар яртылаш тула, тамашачылар шахмат тәртибендә утыра, залга битлекләрдә генә керә, дип сөйләде.


Китапханәләргә һәм музейларга бер үк вакытта 50дән артык кеше кертелми, театр һәм концерт оешмалары янында күчмә чаралар һәм гастрольләр өлешчә туктатылды. Авыручыларга көн саен мониторинг алып барыла.

Мәдәният министрлыгы залларның тулылыгын 30 процентка кадәр киметергә, барлык төркем түгәрәк дәресләрен, урам чараларын ике тапкыр кыскартырга һәм онлайн эш рәвешләрен максималь рәвештә файдаланырга, иң мөһим һәм кирәкле чараларны гына үткәрергә тәкъдим итте.

Радий Хәбиров эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен читтән торып эшләү форматына күчерергә тәкъдим итте.

«Мин барлык оешма һәм предприятие җитәкчеләренә кешеләрне мөмкин булганча дистанцион эшкә күчерергә киңәш итәр идем. Әйдәгез, нинди дә булса тәкъдим итү нормасын да кабул итик"", - диде ул.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/1-dekabrg-kad-r-zur-charalar-tk-relm-yach-k-495569/
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: