Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2020, 18:05

Радий Хәбиров алты яңалык игълан итте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген социаль челтәрдәге битендә эчтәлекле пост урнаштырган.“Атна башы мондый: без ковид белән авыручылар буенча үсәбез. Бүген Башкортстанда авыру инде 9402 кешедә теркәлгән. Бер тәүлектә – 58 кеше. Җәй көне бездә авыручыларның кимүе күзәтелгән иде. Бу - июльдән башлап, иң зур сан. Илдә дә авыручылар саны буенча чираттагы рекорд теркәлде – бер тәүлектә 13592 кеше.

“Атна башы мондый: без ковид белән авыручылар буенча үсәбез. Бүген Башкортстанда авыру инде 9402 кешедә теркәлгән. Бер тәүлектә – 58 кеше. Җәй көне бездә авыручыларның кимүе күзәтелгән иде. Бу - июльдән башлап, иң зур сан. Илдә дә авыручылар саны буенча чираттагы рекорд теркәлде – бер тәүлектә 13592 кеше.
Шуңа күрә, беренчедән: балаларны каникулга бер атнага алданрак, 19 октябрьдән җибәрәбез. Шулай без укытучыларны саклаячакбыз.
Икенчедән: күп кеше катнашлыгында үтүче барлык чараларны кыскартабыз. Шул исәптән, инде Бәләбәйдә, Бөредә анонсланган зур чараларны да. Кешеләрнең моны аңлап кабул итүен сорыйбыз.
Өченчедән: базарларда, кибетләрдә, транспортта, мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә санитар-эпидемиология кагыйдәләрен контрольдә тотуны көчәйтәбез.
Дүртенчедән: резервтагы койка фондын куллана башлыйбыз. Әлегесе җитешми. Ашыгыч ярдәм машиналарының пациентларны госпитализацияләүгә чиратта торуын булдырырга ярамый. Стәрлетамактагы йогышлы авырулар үзәген төзү башланды. Аны 15 декабрьгә кадәр тапшырачакбыз.
Бишенчедән: 65 яшьтән өлкән һәркемгә изоляциягә китү киңәш ителә. Мөмкинлек булганча, өлкәннәрнең киңкүләм чараларда катнашмавын, өйдә булуларын сорыйбыз.
Алтынчыдан: 15 октябрьгә кадәр барлык дәүләт һәм муниципаль органнарда һәм учреждениеләрдә битлек кию режимын көчәйтүгә юнәлтелгән эчке регламентлар кабул итәчәкләр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Radiy-H-birov-alti-ya-alik-iglan-itte-496335/
Фото: ok.ru
Читайте нас: