Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2020, 17:35

Республика көнендә халыкны җыю нигә кирәк иде?

Бу сорауга республика Башлыгы җавап бирде.

Узган ял көннәрендә, 11 октябрьдә, Башкортстан башкаласында Республика көне уңаеннан киңкүләм күңел ачулар узды.

Элвин Грей, Юрий Шевчук һәм башка эстрада йолдызлары үзләренең бушлай концертларында меңләгән кешене җыйды. Республика Башлыгы бүген оператив киңәшмәдә шундый катлаулы вакытта ни өчен концерт ясарга булуын аңлатты.

- Дөресен генә әйткәндә, без Республика көненә әзерләнгәндә хезмәттәшләрем миңа бу чараны үткәрмәскә тәкъдим итте. Әмма минем өчен бу хәрби парадны үткәрмәү кебек. Безнең беркайчан да җыелмыйча, ветераннарыбызны хөрмәтләмичә калганыбыз юк, - диде Хәбиров. - Монда да шулай.

Ул, Мәдәният министрлыгына бәйрәмдә битлек режимын оештыру йөкләтелгән иде, әмма битлекне беркем дә кимәде, дип билгеләп үтте.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Respublika-k-nend-halikni-iyu-nig-kir-k-ide-495803/
Читайте нас: