Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 октябрь 2020, 18:30

Акчаның бәһасе төшә...

Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ел башыннан Русия акчасы курсының долларга карата 20 процентка кимүе - импортка нык бәйле булмаган Русия компанияләре өчен "круто", дип саный. Бу хакта ул Bloomberg агентлыгына интервьюда әйтте.

Министр сүзләренчә, мондый компанияләр хәзер "отышлы хәлдә". Русия акчасы курсының кимүе нефтькә бәяләр төшү һәм АКШ һәм Евросоюз тарафыннан Русиягә карата санкцияләр игълан итү куркынычы аркасында булды.
Агентлык билгеләп үткәнчә, быел сум үсә баручы базарлы илләр арасында иң начар валюталарның берсе булды.
Валюта курсына коронавирус вәзгыяте дә йогынты ясады.
Курсның үзгәрүе импорт товарларына (электроника, техника һ.б.), шулай ук чит илләрдән кертелгән азык=төлеккә хаклар артуга, инфляция үсүгә китерү хакында әлегә хәбәрләр юк.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/common_material/Akchani-b-ase-t-sh-501091/
Фото:pixabay.com.
Читайте нас: