Конкурсның финалы быел онлайн-форматта үтә.
БР яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында әйтүләренчә, әлеге конкурс быел өченче тапкыр оештырыла. Русиянең 85 төбәгеннән Катнашырга теләк белдерүчеләрдән 4000нән артык гариза кабул ителгән. Башкортстаннан “Стажер вожатыйлар”, “Өлкән вожатыйлар”, “Вакытлыча балалар коллективлары белән эшләүче вожатыйлар” һәм “Даими балалар коллективлары белән эшләүче вожатыйлар” номинацияләре буенча үткәннәр. Хәзер финалга чыгучыларга аерым-аерым һәм төркемнәргә тупланып үзләренең балалар белән эшләү осталыгын күрсәтер өчен биремнәр үтәргә кирәк булачак.
“Вожатыйлар лигасы” бөтенрусия конкурсында 100 кеше җиңүче булачак. Әлеге көндә “Вожатыйлар лигасы” бөтенрусия проекты бөтен ил буенча 29 мең вожатыйны берләштерә.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Beznekel-r--finalda-505563/