Документка ярашлы рәвештә, 2020 елның октябреннән 2021 елның февраленә кадәр инвалид бала караучы әти-әниләр дә, опекуннар да пособиедән мәхрүм булып торачак. Бу яңалык шулай ук хезмәт ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә дә кагыла. Бу җәһәттән “кемнәр документлар җыелмасын тулы итеп тапшырмаган, түләүдән шулар гына мәхрүм булачак” дип ачыклык кертәләр. Пособие алу өчен барлык кирәкле документларны дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләр һәм “Адреслы социаль ярдәм” системасы аша тапшырырга була.