Дәүләт думасында кайбер категория ата-аналар өчен 10 мең сум күләмендә түләүләрне кабат, өченче тапкыр гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Аңлавыгызча, сүз 16 яшькә кадәр балалар өчен пособиеләр турында бара. Бу эш Русия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә башкарыла.
Июнь, июль айларында күпләр балалар өчен 10 мең сум акча алды инде. Соңрак зур петиция әзерләп, имзалар җыеп, август аенда да әлеге чараны кабатлауларын сорадылар. Әмма мондый карар кабул ителмәде.
Дәүләт думасы депутаты Евгений Федоров әйтүенчә, хакимияттә мондый төр ярдәмне тагын күрсәтү идеясен хуплыйлар. "Федераль бюджет бу программаны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә", - дип китерә аның сүзләрен primpress.ru басмасы.
Федоров бу чараның даими булырга тиешлеген дә ассызыклый.
Фото: мк.ру