Экспертлар Башкортстанның эчке базарында да, тышкы базарда да көнбагыш маена бәяләр артуны фаразлый.
Аналитиклар моңа беренче сәбәп итеп дөньякүләм базарларда котировкаларның кискен сикереш ясавын атый һәм якын арада тенденция сакланыр, диләр. Белгечләр фаразы буенча, икенче сәбәп - быел көнбагыш уңышы узган сезондагыга караганда 20 процентка түбәнрәк булачак.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләүләренчә, май җитештерүчеләр тарафыннан эшкәртү өчен 235 мең тонна көнбагыш сатып алынган. Республиканың көнбагыш мае җитештерү куәтләре 100 процентка эшли.
Аграр ведомство мәгълүматлары буенча, республика җитештерүчеләре чистартылмаган (рафинадланмаган) көнбагыш маеның 1 литрын - 76, чистартылганын 84 сум белән сата.
Бу культураның уңдырышлылыгына килгәндә, монда экспертларның фикерен министрлыкта расладылар.
20 октябрьгә Башкортстанда көнбагыш 213,8 мең гектар (94%) мәйданда җыелган. Тулай җыем 282,7 мең тонна тәшкил итте, уңдырышлылык - гектардан 13,2 центнер.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/K-nbagish-maena-hak-arta-508175/