Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2020, 20:30

АНА КАПИТАЛЫН КАБАТТАН КУЛЛАНЫП БУЛАМЫ?

Русия Хөкүмәте шул хакта карар чыгарды.

Моңа кадәр застройщик банкрот булганнан соң компенсация алучылар ана капиталын Пенсия фондына кайтырырга тиеш иделәр. Һәм суд карары буенча гына аның белән кабаттан файдалана алдылар. Бу шактый вакытны ала иде.
Хәзер ана капиталы акчаларын Пенсия фондына Өлешчеләр хокукларын яклау фонды кайтарачак. Ә гражданнарның аны кабаттан куллану хокукы автоматик рәвештә барлыкка киләчәк, дип аңлаталар Башкортстанның Төзелеш министрлыгында.
Өлешчеләр хокукларын яклау фондының кайнар линиясе номеры: 8-800-700-72-14.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Ana-kapitalin-kabattan-kullanip-bulami-513972/
Читайте нас: