26 октябрьдә яңгырларны юеш кар алмаштырачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.
Көньяк районнарда төнлә ул көчле булачак. Урыны белән электр үткәргечләргә һәм агачларга юеш кар сыруы, бозлавык, көчле җил чыгуы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәвефсезлек чараларын күрүне, кагыйдәләрне төгәл үтәүне сорап мөрәҗәгать итә.
Машина йөртүчеләрдән шәһәрдә дә, трассада да хәрәкәт буенча чикләүләрне төгәл үтәргә кирәк.
Төнге һәм көндезге температура -2... 3 градус. 27 октябрьдә, сишәмбе көнне, төнлә бераз кар явачак. Көндез ул тукталачак.
Кайбер участокларда бозлавык барлыкка киләчәк. Төнлә термометрлар -7...-2 градус күрсәтәчәк. Көндез -1... 4.
Фото:РИА Новости.