Русиянең кайбер төбәкләренә коронавирус инфекциясенең беренче дулкыны гына "барып җитә" әле. Нәкъ менә шуңа күрә хәзерге вакытта аның икенче дулкыны турында сүз алып бару кирәк тә түгел. Русия Президенты Владимир Путин әнә шундый белдерү ясады.
Дәүләт башлыгы, шулай ук, "пандемиягә каршы көрәштә уяу булырга” һәм килеп туган барлык проблемаларга вакытында җавап бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
Русия лидеры, шулай ук, коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен даруларга кичекмәстән акча бүлеп бирүне йөкләде. Аның сүзләренә караганда, ковид белән авыручы амбулатор пациентларны түләүсез препаратлар белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән.
Моннан тыш, Президент төбәкләргә дәүләт тарафыннан 10 миллиард сум акча бүлеп бирү кирәклеге турында белдерде. Бу акчалар шәхси саклану чараларын сатып алуга, шулай ук гражданнарның covid-19ын билгеләү өчен тестлар үткәрүгә тотынылачак.
Фото: tourprom.ru