Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2020, 17:25

Өйгә чакырткан табиб ни өчен планшет тотып киләчәк?

Әгәр өегезгә табиб чакыртып, ул сумкасыннан планшет тартып чыгарса, нишли икән бу дип, аптырап калмагыз.

Ил Башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы, "Сәламәтлек саклау"милли проектын тормышка ашыру максатында республиканың 49 медицина оешмасына өйгә чакырыла торган табиб-терапевтлар һәм табиб-педиатрлар өчен 789 планшет кайтартылган.

Планшетлы компьютерлар бердәм цифрлы контурга тоташтырыла. Заманча планшет пациентларның сәламәтлегенә кагылышлы кирәкле мәгълүматларны саклау һәм электрон медицина картасын алып бару, рецептлар язу, тикшеренүләр нәтиҗәләрен электрон рәвештә формалаштыру, тапшыру һәм алу өчен билгеләнгән.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/yg-chakirtkan-tabiblar-ni-chen-planshet-totip-kil-ch-k-520067/
Читайте нас: