Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты һәм республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге 20-27 октябрьдә Казахстан Республикасына онлайн бизнес-миссия кысаларында Башкортстан предприятиеләре өчен видеоконференция оештырды.
Очрашуларның төп темасы хезмәттәшлек перспективалары һәм Башкортстан экспортерлары продукциясен сатып алу турында фикер алышу булды.
Очрашуда яклар экспортерлар продукциясенең конкрет характеристикалары, сыйфат күрсәткечләре, шулай ук киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Хезмәттәшлек юнәлешендә булачак адымнар киләчәк аралашу барышында билгеләнәчәк.
Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында узды.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Kazahstan-bel-n-elemt-l-r-nigiy-522642/