Шулай итеп, республика законнары федераль законга туры китерелде. Быел Республиканың эшкуарлык буенча дәүләт комитеты, "Кече һәм урта предприятияләр һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм" милли проектын тормышка ашыру кысаларында берничә төрле субсидия булдырды. Шул исәптән шәхси эш белән тәэмин итүчеләр, ягьни үзмәшгульләр өчен. Бу уңайдан"Башкортстан Республикасында кече һәм урта бизнесны үстерү һәм аларга булышу" дәүләт программасына тиешле үзгәрешләр кертелде. Бу финанс инструменты кысаларында үзмәшгульләр 12,130 сумга кадәр дәүләт ярдәме алала. Кирәкле документлар турында бизнес-шерифлардан белергә була. Аларның контактлары ВместеРБ порталында күрсәтелә (
https://vmesterb.ru/articles/spisok-bsh-respubliki-bashkortostan/). Өстәвенә, 2020 елда үзмәшгуль булып теркәлүчеләр 12,3 мең сум күләмендә өстәмә салым ташламасы алачаклар. Бу әлегә кадәр каралган 10 мең сум күләмендә булган салым ташламасыннан тыш. Үзмәшгульләр 2020 елга җыелган салымнарын шушы субсидияләр һәм ташламалар ярдәмендә каплата алачак. Бизнес-план төзүгә киткән һәм теләсә нинди башка чыгымнарны каплату да әлеге дәүләт ярдәменнән рөхсәт ителә.