Кырым Республикасының “Артек” Халыкара балалар үзәгендә 31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр үтүче конкурс финалында безнең республиканы 18 мәктәп укучысы тәкъдим итә.
Финалда балалар төп призлар: 1,2 миллион сум күләмендәге “Балалар капиталлары” һәм смартфоннар өчен көрәшәчәк.
Конкурсның ярымфиналы Түбән Новгород шәһәрендә 8-23 сентябрьдә үткән иде. Анда республиканың район һәм шәһәрләреннән 119 укучы катнашты.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-ukuchilari-Zur-t-n-fesk--yullandi-523841/