Татарстанның берничә төбәгендә - Буа, Мөслим, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында кош гриппы таралу аркасында Башкортстанда ветеринария контролен көчәйттеләр.
Башкортстанның барлык районнарында яшәүчеләргә йорт кошларын ябып асрауга күчерергә һәм салкыннар башланганчы ук чалырга керешергә тәкъдим ителде.
Бу хакта республика ветеринария идарәсеннән хәбәр иттеләр. Белгечләр ассызыклаганча, халыкка йорт кошларының кыргый кошлар белән элемтәсен мөмкин кадәр киметү киңәш ителгән.
Моннан тыш, чыгышлары билгесез кош-кортны сатып алудан тыелырга кирәк, чөнки грипп буенча имин булмаган субъектлар эшкуарларының ашыгыч рәвештә күрше төбәкләрдә кошларны сата башлау куркынычы бар.
Чиләбе өлкәсе ягыннан кош гриппы таралу куркынычы да актуаль булып кала, анда да авыру очраклары теркәлгән. Шуңа күрә ветеринария идарәсенең кисәтүе бөтен республика территориясенә кагыла.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ch-p-sten-ch-m-l-531716/