Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 ноябрь 2020, 20:50

Экотуризмның яңа төре үсеш ала

Башкортстанда туризмның яңа төре барлыкка киләчәк.

Сүз глэмпинг турында бара - кунакханәдәге кебек уңайлы булган палаткада ял итү. Туристлар өчен мондый стоянкалар бөтен республика буенча төзелә башлаячак.

Республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада глэмпинг урнаштыру өчен туры килә торган 33 участокны билгеләгәннәр, аларның сигезе геопарк территориясендә урнашкан.

"Максатлы ориентир - 2024 елга мең урынлык 50 глэмпинг урнаштыру. Хәзер инвесторлар өчен дәүләт ярдәме чаралары эшләнә. Өч миллион сумга кадәр субсидияләү мөмкинлеге карала", - ди республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Республика ведомствосында аңлатуларынча, глэмпингларны үстерүне төп юнәлешләр буенча оештыру планлаштырыла: объектларны оештыруның төп стандартларын билгеләү, җир участоклары бирү механизмын эшләү, глэмпинг урнаштыру схемасын формалаштыру, дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү.

Глэмпинглар булдыру республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын актив гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк, шулай ук Башкортстанның туристлык потенциалын арттырачак.

Глэмпинг - килеп яшәргә мөмкин булган чатырлар һәм палаткалар, анда мебель һәм кирәкле уңайлыклар бар. Ул, гадәттә, сулык ярында, яки башка табигый урында урнашкан була.
#нацпроекты

Фото: Башньюс
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ekoturizmni-ya-a-t-re-sesh-ala-537320/
Читайте нас: