Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2020, 11:43

Битлек режимы, бушлай дарулар, вакцинация, изоляция турында

Һәркемне борчыган иң актуаль сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.

- Ни өчен һәркемнең битлектә йөрүе мотлак?
- Ил Президенты Владимир Путин яз көне үк төбәк башлыкларына эпидемиологик хәлгә карап төрле чикләүләр кертү хокукы бирүче указга кул куйган иде. “Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән халыкны һәм территорияне саклау турында” Федераль указында да бу нормалар язылган. Аңа ярашлы, гадәттән тыш хәлдә төбәкләр югары әзерлек режимы кертергә, ә гражданнар андагы кагыйдәләрне үтәргә тиеш.
18 мартта Радий Хәбиров “Югары әзерлек режимы” кертү турында” указга кул куйды. Анда күп үзгәрешләр кертелде, ләкин бер нәрсә үзгәрешсез калды: җәмгыять урыннарында республика кешеләре билектә һәм перчаткаларда булырга тиеш.
Октябрь ахырыннан битлек режимы ил буенча мотлакка әйләнде. Бу хакта “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Попова карар чыгарды.
Режимны бозган өчен зур күләмдә штрафлар каралган. Башкортстанда алар гади кешеләр өчен биш меңгә кадәр, юридик берәмлекләр өчен 50-200 мең сум тәшкил итә. Ноябрь башында күп рейдлар үткәрелде, 700 протокол төзелде, берничә эре базар ябылды.
- Башлыкның указында култамга юк, бу законлымы?
- Башлык указының текстлы файлында чынлап та култамга юк, ләкин закон буенча ул кирәкми дә. Русия Федерациясе Конституциясенә ярашлы, кешеләрнең хокукларына, ирегенә һәм бурычларына кагылган норматив актлар рәсми басылып чыгарга тиеш. Һәр төбәктә моның үз кагыйдәләре бар. Башкортстанда документлар npa.bashkortostan.ru сайтында басыла. Бу сайтта басылу факты документка кул куелган булуы турында сөйли.
- Битлексез булган өчен кем протокол төзергә хокуклы?
- Исемлек зур: Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, МЧС, кайбер министрлыкларның һәм ведомстволарның дәүләт хезмәткәрләре. Эшләрне судлар, административ комиссияләр тикшерә. Алар штраф билгели һәм аны түләү өчен квитанция бирә.
- Авырудан савыкканнар битлектә йөрмәсә буламы?
- Булмый. “Битлек режимы” савыкканнарга һәм әле авырмаганнарга бүленми. Әгәр сез ковид белән авырып терелдегез һәм сезнең канда инфекциягә антитәнчекләр ачыкланды икән, бу әле сездә ныклы иммунитет барлыкка килде дигән сүз түгел. Бу сезнең авыруны кичерүегез турында гына сөйли. Табиблар күзәтүенчә, инфекциягә антитәнчекләр алты ай дәвамында саклана. Ләкин кайберәүләрнең савыгып, бер-ике ай үткәч тә яңадан дәваханәгә эләгү очраклары билгеле. Һәр очрагы үзенчәлекле, күп факторлардан тора. Шуңа күрә битлек кию һәркем өчен мотлак.
- Бушлай дарулар кемнәргә тиеш?
- Владимир Путин амбулатор дәваланганнар өчен бушлай дарулар өчен биш миллиард сум бүләргә кушты. Башкортстан бу суммадан 150 миллион алды.
Акчалар төбәкләргә килгәч һәм юридик формаларны үткәч тә, аларга антибиотиклар, вируска каршы препаратлар һәм коронавирус инфекциясе расланган пациентлар өчен башка кирәкле дарулар алыначак. Бу, якынча, ноябрь уртасында - ахырында булачак. Дарулар бушлай, табиб рецепты буенча биреләчәк. Алар кешенең хәленә карап билгеләнәчәк. Даруларны өйгә медицина хезмәткәрләре, волонтерлар китерәчәк.
- Коронавирусны ачыклау өчен нинди анализ бирү яхшырак?
- ПЦР анализы (борыннан һәм тамактан) беренче тапкыр авыруның 1-5 көнендә билгеләнә, икенче тапкыр 10-12 көннән соң.
ИФА анализы (кан тамырыннан) авыруның төрле стадиясендәге антитәнчекләрне күрсәтә: башлангыч, актив һәм тәмамлану чорындагы. Антитәнчекләр авыру башланганнан соң якынча ике атнадан барлыкка килә.
Ковидтан прививканы кайчан һәм кайда ясатырга була?
Әлегә беркайда да. Бөтен ил көтә. Русия галимнәре берничә вакцина уйлап тапты, ләкин алар әле сынаулар үтә һәм күпләп чыгарылмый.
Моңа кадәр Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирустан вакцинациянең русиялеләр өчен бушлай булачагын һәм ноябрь-декабрь айларында үтәчәген әйткән иде.
- Ни өчен колледжлар ябылмый?
- Бу атнадан башлангыч һәм чыгарылыш укучылары көндезге, ә 6-10 сыйныфлар, чыгарылыш курсында булмаган вуз студентлары дистанцион укуга күчә.
Ә менә колледж студентлары өчен бернәрсә дә үзгәрми. Алар арасында коронавирус белән бары 78 кеше авырый. Бу гомум студентлар санының 0,1 проценты дигән сүз. Шуңа дистанцион укуга күчәр өчен нигез юк.
Хроник авыруы яисә иммунитеты түбән булган студентның әти-әнисе колледж директоры исеменә баласын дистанцион укуга күчерүне сорап гариза яза ала.
- Миңа 65. Мин эшлим. Изоляция вакытында миңа хезмәт хакын кем түли?
- 65 яшьне үткән изоляциядәге хезмәткәрләр рәсми рәвештә больничныйда булачак. Бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Җитәкчеләре моны рәсмиләштерәчәк.
Бу дистанцион режимга күчкән яисә отпусктагы хезмәткәрләргә кагылмый. Алар хезмәт хакы яисә отпуск акчасы ала.
- Сораулар кая мөрәҗәгать итәргә?
- Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясе буенча мәсьәләләр буенча “Кайнар элемтә” номеры: +7(347)286-58-27, 8(347) 279-91-20 (күп каналлы тәүлек әйләнәсенә).
60 яшьне узган һәм коронавирус таралу сәбәпле авыр хәлдә калган һәм изоляциядә булган гражданнар категорияләре өчен ярдәм күрсәтү буенча Бөтенрусия “кайнар элемтә” номеры:
8-800-200-3411.
“Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитетының коронавирус буенча бердәм колл-үзәге:
8-800-201-89-03, тәүлек әйләнәсенә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bitlek-regimi-bushlay-darular-vaktsinatsiya-izolyatsiya-turinda-536766/
Фото: byzdyak.rbsmi.ru
Читайте нас: