Башкортстанның Балакатай районына республика стоматология поликлиникасының күчмә стоматология модуле килгән.
Бу чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган.
Табиб-стоматологлар бригадасы Белянка авылының һәм якын-тирәдәге авылларның өлкән халкына квалификацияле терапевтик һәм хирургик стоматологик ярдәм күрсәтәчәк.
Монда ук АФС аппаратын кулланып (аутофлуоресцент диагностикасы) авыз куышлыгында яман шешләрнең иртә диагностикасын узарга мөмкин. Кирәк булганда пациентлар табиб-ортодонтка, хирургка һәм башка белгечләргә җибәреләчәк.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефен профилактикалау һәм киметү максатларында пациентларны кабул итү барлык эпидемиягә каршы таләпләрне үтәп үткәрелә.
Күчмә стоматология модулендә халыкны кабул итү агымдагы елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Teshl-regez-avirtsa-m-r--gat-itegez-543328/