Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2020, 14:28

Яңа елга - яңа балалар бакчасы!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Уфаның Дим районында «Демография» гомумдәүләт проекты проекты буенча яңа балалар бакчасын төзү төгәлләнеп килә.
Проект буенча, өч мең квадрат метрга якын мәйданда алты төркем урнашачак. Балалар бакчасын сафка кертү агымдагы елның ахырында билгеләнгән.
Бүгенге көндә объектта эшләр көчәйтелгән, төзүчеләр хәтта ял көннәрендә дә эшне туктатмый. Төп төзелеш эшләре төгәлләнгән, электр монтажы һәм сантехника эшләре алып барыла, җиһазлар җыела, шулай ук территория төзекләндерелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар мәйданчыкларында модульле резина өслек булачак, шулай ук балалар коляскалары өчен махсус бокс каралган.
- Бу балалар бакчасында ике ясле төркем каралган, сабыйларны яшь ярымнан һәм хәтта кечерәкләрдән кабул итәчәкбез, шуңа күрә коляскаларны саклау өчен махсус урын булу бик мөһим, - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Людмила Вирфель.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ya-a-elga-ya-a-balalar-bakchasi-543135/
Читайте нас: