Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июнь 2022, 15:20

1 июльдән Россиядә кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Нигездә, минималь хезмәт хакыннан азрак акча алучыларның эш хаклары үзгәреш кичерәчәк.  

1 июльдән Россиядә кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле
1 июльдән Россиядә кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакыннан, ягъни 15 279 сумнан азрак акча алучыларның эш хаклары артачак. Ул югарыда телгә алынган суммага тигезләштереләчәк.  

Аерым климат шартлары булган районнарда эшләүче россиялеләр шуны истә тотарга тиеш: район, «төньяк» коэффициентлары һәм стаж өчен өстәмә минималь хезмәт хакы күләменә керми. Алар бу күрсәткечтән тыш исәпләнә, дип искәртә белгечләр.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: