Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2022, 09:40

Уңга карасаң да печән, сулга карасаң да печән.

Элекке кебек трактор-машиналар гү килеп тузан туздырып печән ташымый хәзер, хуҗалыкта эш барганы да сизелми. Ә сенаж чокырлары, печән өемнәре күзгә күренерлек булган.

Уңга карасаң да печән, сулга карасаң да печән. Аллаһның рәхмәте, хәзерләп кенә җиткер. Элекке кебек трактор-машиналар гү килеп тузан туздырып печән ташымый хәзер, хуҗалыкта эш барганы да сизелми. Ә сенаж чокырлары, печән өемнәре күзгә күренерлек булган.

Әйе, җәй кызу эш өсте. Печән хәстәрләү, силос салу – маллар кышлап чыгарга җитәрлек азык артыннан чаба хуҗалыкның әйдәүче бригадирлары. «Урал» җәмгыятендә ике ферма. Кодаш һәм Кәрдәвеш сөт җитештерү фермаларында савым сыерлар һәм бозаулар карала. Сыерлар  көтүгә чыгарылган. Аларны  иртәле-кичле Кодаштан дүрт савучы килеп сава. Кодаш фермасындагы яшь сыерлар электр көтүче ярдәмендә көтелә. Бу бик уңайлы.

Хуҗалыкта сенаж салу тәмамланган, печән хәзерләү бара. Эшчәннәрне ике тапкыр тукландыру оештырылган. Гомумән, хуҗа­лык буенча сенаж салу 300 процентка үтәлгән. Бүгенге көнгә 300 тонна печән хәзер­ләнгән. «Алдынгы тракторчылар Фирус Шәмсетдинов һәм Илнур Мусин бик ырамлы эш башкара. Үзләре хезмәтләндергән техникада печәнен дә чабалар, кышларын фураж ташу да бу егетләргә йөкләтелгән. Әйтергә кирәк, җәен басуда, кышын мал карау­да сынатмый алар. Менә шундый булдыклы егетләр белән эшләве дә җиңел», – ди хуҗалык рәисе Динар Хәйруллин.

Бу атнада халыкка таратылачак печән чабыла. Кодаш һәм Кәрдәвеш фермаларында төзекләндерү эшләре бара. Кызу эш вакыты шул – барысын да хәстәрләп, җитештереп, кагып, ямап калырга өлгерергә кирәк.  Вакыт алга чаба, көтеп тормый, алда башкарасы эшләр күп әле.

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: