Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 март , 16:21

Хәрби туганлык тойгысы

Венер Рамил улы махсус хәрби операциядә катнашып, яраланып кайткан батыр солдат ул.

Хәрби туганлык тойгысы
Хәрби туганлык тойгысы

Хәрби туганлык тойгысы

Көнүзәк

Фәрзәнә Исмәгыйлева

2023 елның апрель аеннан Президент боерыгы белән Русиядә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшли башлады. Күптән түгел безнең районда да фондның филиалы сафка бас­ты. Аның социаль координаторлары вазыйфасы отставкадагы полиция майоры, прапорщик Венер Сафинга һәм Юлия Муллаяновага йөкләтелде. 

Утны-суны кичкән, Чечен Респуб­ликасындагы хәрби хәрәкәтләрдә чыныккан Венер Рамил улы махсус хәрби операциядә катнашып, яраланып кайткан батыр солдат ул. Үзе дә шушы авырлыклар аша үткән, аңлашылып җитмәгән күп кенә сорауларга килеп төртелгән чаклары булган. Озак вакыт реабилитация үтеп, сугыштан кайткан егетләрнең хәлен аңлап эш итә.

Беренче чиратта егетләр һәм геройларның ата-аналары, тормыш иптәшләре психологик ярдәмгә мохтаҗ. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең һәрберсе шушы фондка мөрәҗәгать итә. Төрле сораулар белән килүчеләр бар: утын, печән мәсьәләсе, зәңгәр ягулык үткәрү, төзекләндерү, яраланып кайтканнарга медицина ярдәме күрсәтү, санатор-курорт дәвалауына юнәлтү. Социаль координаторлар Ватанны саклаучылар фонды җәмәгать оешмалары, дәваханә, хәрби комиссариат, мәктәпләрдә оешкан «Юнармиячеләр», Бөтенрусия «Җиңү волонтерлары» җәмәгать юнә­леш­ләре, Параолимпия комитеты, Бөтенрусия буенча һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү җәмәгать юнәлеше һәм тагын бик күп оешма һәм комитетлар белән тыгыз бәйләнештә эшли. 

Кайчагында озак элемтәгә чыкмый торган улларын югалтып та шушы фондка киләләр. Венер Сафин һәм аның хезмәттәше Юлия Муллаянова кулларыннан килгәнчә, закон кушканча, кешелекле һәм кечелекле булып, һәр кешенең сүзен тыңлап, кирәкле киңәш һәм юнәлеш бирә, ярдәм итә. «Бездә кем нинди вазыйфа үти, дигән төшенчә юк, без барсына да ярдәм итәргә тиешбез. Төрле инстанцияләргә шалтыратып, мәсьәләләрне чишәргә тырышабыз. Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә олы хөрмәт белән карыйбыз, һәрвакыт хәлләрен белеп аралашып торабыз. Сугыш кырыннан кайткан егетләр безгә килмәсә, үзебез эзләп барабыз. Ир-егетләребез үз-үзенә йомылмасын, ялгыш юлдан китмәсен өчен барысын да эшлибез. Әлеге вакытта СВОда катнашкан хәрбиләрнең балаларына ДОСААФта бушлай белем алырга мөмкин. Дәүләт наградаларына лаек булган хәрбиләргә җир участогы бирелә. Быел 30 кеше бушлай «Тәтешле хәбәрләре» район гәзите алачак. Хәрбиләрнең ата-аналары, тормыш иптәшләре шифаханә һәм курортларда сәламәтлеген ныгытта», – ди Венер Рамил улы.

Әлбәттә, хәрби туганлык тойгысы зур. Яу кырында да, тыныч тормышта да алар бер-берсенә терәк. Алдагы сызыкта булган якташ егетләр белән горурлана ул, алар туган ил өчен җанын да кызганмый. Шуның өчен форсат чыккан вакытта гуманитар конвой белән Венер үзе дә барырга тырыша. Яшь буынны тәрбияләүгә күп көч сала. Телетапшыруларда, түгәрәк өстәлләрдә катнаша.

Алган яралары сыкрап торса да бирешергә ярамый. Әтиләренең батырлыгы белән горурланып, дүрт бала үсеп килә. Курку белмәс, намуслы якташыбыз югары белемле юрист, фармацевт, кирәк икән ташчы, туган иленең тугры солдаты. Аның белән төрле сорауларга җавап табарга була.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: