16 октябрь – Бөтендөнья икмәк көне
Икмәк – ил байлыгы
Клара Байгазина
Икмәк – ул шундый гади һәм күңелгә ятышлы сүз. К.А. Тимирязев ипине кешелек дөньясының иң зур ачышы, дип атаган.
Әйе, икмәк – безнең төп ризыгыбыз. Һәр халыкның үз ризыгы бар: ул дөге, тары ярмасы, кукуруз һәм башка культуралар. Безнеке, әлбәттә, иң тәмлесе. Ипикәй турында күп язарга мөмкин. Ленинград блокадасы, (Таня Савичеваның көндәлеге турында язган идем инде), сугыш вакыты, аннан соңгы еллар, ачлык еллары… Кош теледәй генә кара икмәк кеше гомерен саклап калган вакытлар. Һәм бүген ниндие кирәк: агы-карасы, кыйммәтле-очсызлы – бөтен кешегә җитәрлек.
Ипи һәр халык иҗатында үз урынын алган. Рус, татар, башкорт шагыйрьләре дә аңа мәдхия җырлаган. Әнгам Атнабаевның «Кара икмәге» генә ни тора! Аны тәрҗемә итмәсәң дә, һәммәсенә аңлашыла.
Кара икмәк
Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп
Имезлеккә салып биргән дә,
Үзе киткән урак урырга…
Елаганмын, ләкин чыдаганмын –
Икмәк белән була торырга.
Кара икмәк бәләкәйдән таныш,
Беләм аның кыйммәт икәнен,
Бер телеме өчен кешеләрнең
Таңга кадәр чират көткәнен.
Икмәк хәле зур мәсьәлә булган:
Йөз граммлап аны бүлгәннәр,
Кош теледәй шул граммнар өчен
Сугышканнар, хәтта үлгәннәр…
Шул чакларны онытабыз, бугай,
Әйтерсең лә, күктән төшкәнбез,
Беребез дә күктән төшмәгәнбез,
Кара икмәк ашап үскәнбез.
Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,
Без ашыйбыз хәзер калачын,
Тик калачның тәмен белер өчен
Без онытмыйк аның карасын.
Без онытмыйк җәйге челләләрдә
Җиң сызганып кемнәр иккәнен.
Без онытмыйк бәрәкәтле җирнең –
Кара җирнең кара икмәген!
Мостай Кәрим, Назар Нәҗми кебек күренекле язучыларыбызның да халыкның олы байлыгы булган икмәк турында иҗат җимешләре бик күп. Аларның һәрберсе икмәкнең кадерен белергә, аны сакларга чакыра. Икмәк – ул яшәү. Әни, туган ил кебек ул да – мәңгелек!