Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
11 гыйнвар 2019, 17:07

Закон сагында

12 гыйнварда Русия прокуратурасы барлыкка килүгә 297 ел тула. Дәүләт сәясәте нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, прокуратура органнары функцияләре һәм бурычлары үзгәрешсез кала: Русия территориясендә дәүләт органнары эшчәнлегенә һәм гражданнарның закон һәм хокук саклауларын үтәүгә күзәтчелек итү.

12 гыйнварда Русия прокуратурасы барлыкка килүгә 297 ел тула. Дәүләт сәясәте нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, прокуратура органнары функцияләре һәм бурычлары үзгәрешсез кала: Русия территориясендә дәүләт органнары эшчәнлегенә һәм гражданнарның закон һәм хокук саклауларын үтәүгә күзәтчелек итү.
Прокуратура һәрчак гади халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртты: бирегә фатирда эссе су туктатылудан алып финанс пирамидалары белән бәйле мошенниклар тозагына эләгүгә кадәр проблемалар белән киләләр.
Тәтешле районы прокуратурасы 1935 елда район белән бергә барлыкка килә. Беренче прокурор булып Кильметов тәгаенләнә. Арытабан бу вазыйфаны Йосыпов, Насыйбуллин, Кулов, Ишкилдин, Нагаев, Бәх­тияров, Баһаутдинов үти.
1967 елда район прокуроры булып М. Латыйпов тәгаенләнә һәм ул 1977 елга кадәр эшли. Аңардан соң прокурор булып К. Кә­римов, Н. Гыйндуллин, Р. Әми­ров, М. Солтанов, И. Харисов эшли.
2018 елда район прокуратурасы тарафыннан закон бозуның 500 очрагы теркәлде. Аларны бетерү максатында, законсыз хокукый актларга 93 протест белдерелде, 174 представление бирелде, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча биш җинаять эше кузгатылды, 35 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды. Судка 225 меңнән артык суммага гражданнарның хокукын яклау турында иск гаризалары юнәлтелде.
Район прокуратурасы районда яшәүчеләрнең хезмәт һәм торак хокукларын яклау эш­чән­леге алып бара. Мәсәлән, узган елда район прокуратурасының оператив эшчәнлеге нә­ти­җә­сендә авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләрендә эшләгән 111 хез­мәткәргә гомуми суммасы 2,7 миллион сум күләмендә тоткарланган эш хакы түләтел­де. Прокурор исклары буенча БР Балтач районара суды урындагы үзидарә органнарыннан тугыз ятим балага уңайлы фатир бирүләрен таләп итте.
Прокуратура хезмәткәрләре судта җинаять һәм гражданлык эшләрен тикше­рү­дә катнашып, законсыз суд карарларына карата апелля­цион дәгъваларның тулы­сын­ча нәтиҗәлелегенә өл­гәш­те. Ирешелгәннәрдә туктап калу юк. Хезмәткәрләрнең һө­нә­ри осталыгын үстерү, власть, хокук саклау органнары
һәм халык белән эшчәнлек алып бару буенча чаралар кү­ре­лә.
Русия Федерациясе прокуратурасы органнары ветераннарын, хезмәткәрләрен һәм аларның гаилә әгъзаларын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм арытабан уңышлар телисе килә.
Азат Сарбаев, район прокуроры.
Читайте нас: