Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 март 2019, 14:28

Эшлекле очрашу

Югары Тәтешле 1нче мәктәбендә район эчке эшләр бүлеге вәкилләре укытучылар, Тәтешле мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре белән очрашты. Анда БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Максим Родионов катнашты.

Башкалабыз вәкиле үз чыгышында республикадагы җинаятьчелек һәм административ хокук бозулар хәле белән таныштырды. Узган елда теркәлгән авария очрак­лары, законсыз наркотик матдәләр һәм алкоголь белән сәүдә итү хәлен анализлады. Максим Родионов Тәтешле районын криминаль яктан начар исәптә түгеллеген билгеләде.
Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Илшат Хәтмуллин райондагы күрсәткечләргә тукталды. Халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.
Әлфия Юнысова.
Читайте нас: