Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 март 2019, 16:20

Төркиягә бару өчен чит ил паспорты кирәкмәячәк

Төркия властьлары русиялеләргә чит ил паспорты булмаган очракта да илгә керү мөмкинлеген карый. Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә Антальяда узачак Русия һәм Төркия рәсми вәкилләре сөйләшүләрендә каралачак.

Мәүлет Чавушоглу сүзләренә караганда, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Антальяга 28 мартта киләчәк.
«Русия гражданнары безнең илгә эчке паспортлары буенча килә ала, без бу хакта сөйләшүләрне башладык», - дип китерә аның сүзләрен “Milliyet” басмасы.
Килешүгә кул кую, шулай ук, Төркия гражданнарына эчке документлар буенча Русиягә керергә мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез: әлеге вакытта Төркиягә керү өчен чит ил паспорты кирәк.
Читайте нас: