Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 июнь 2019, 13:38

Исерек водительләрне төрмә көтә

Владимир Путин эчкән килеш рульгә утыручыларга җәзаны катылатты.

Яңа кагыйдәләр исерек водительнең башкалар сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен 3 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителүен күздә тота (элек 4 елга кадәр иде). Шул ук вакытта авариядә кеше һәлак булса, водительгә 5-12 ел (элек 2-7 ел булган) җәза срогы яный.
Закон, шулай ук, юл- транспорт вакыйгасында 2 яисә аннан да күбрәк кеше үлгән очракта, җәза срогын 8-15 ел дип билгели.
Апрельдә Президент кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан водительләр өчен җаваплылыкны катгыйлату турында законга кул куйган иде. Бер кеше үлгән авария урыныннан качкан кешегә җәза - 7 елга, ике яисә аннан да күбрәк кеше һәлак булганда, 9 елга кадәр арттырылды.
Читайте нас: